Добавить новость
Все города России от А до Я

Russian.Cityместные городские новости из регионов России 24/7 на русском +

Новое

Чувашиянең Баскак авылында янгында бала гомере өзелә: «Әтисен кочаклап, җибәрмичә торган»

Intertat.ru
107

Йорт-кура көлгә калган, бала үлгән

3 гыйнвар көнне Чувашиянең Баскак авылында коточкыч фаҗига булган. Фәрит һәм Талия Җамалетдиновлар гаиләсенең йорты янып көлгә калган. Чувашия ягы татарларының «Телеграм»дагы каналларында язуларынча, санаулы минутлар эчендә 3 балалы гаилә бернәрсәсез урамда кала… Әле алай гына да түгел, бәла-каза «берүзе генә йөрми»чә – нәни балага да җитди зыян килә. Кызганычка, табибларның тырышлыгына карамастан, сабый баланың гомерен саклап кала алмыйлар.

Гаилә белән элемтәгә бүген Талия ханымның апасы Илмира аша кереп карадык. Ул бүген баланы җирләүләрен хәбәр итте, гаилә бик авыр хәлдә һәм сөйләшергә хәтта телефоннары да булмавын, янып бетүен әйтте. Билгеле, гаилә башлыгы ниндидер телефон аша туганнары белән элемтә тота. Ләкин, ачы кыш уртасында өе янып беткән, аннары яңарак кына кызын җир куенына иңдергән кара кайгылы атаның сөйләшергә теләге юклыгын да аңлатты.

«Бала әтисен кочаклап, эшкә җибәрмичә торган»

Илмира апа сөйләвенчә, янгын сагы хезмәткәрләренең беренчел мәгълүматлары буенча, янгын чыгу сәбәбе – төзек булмаган электр чыбыклары.

Баскак авылы – 15 йортлы, урманнар белән уралган авыл. Сеңлемнәр бик тырышып дөнья көттеләр. Талия – хуҗабикә, балаларны тәрбияли, ә Фәрит исә урманда агач кисүдә эшләде. Соң гына өйләнешкәннәр иде, минем аша таныштылар. Бу йортка сеңлем килен булып төште, – дип сүзен башлады әңгәмәдәш.

Җамалетдиноварның тату гаиләсе 3 балага гомер биргән. Уллары 6 нчы сыйныфта укыган. Тагын 2 кызлары булган… Гаиләнең тормышын икегә бүлгән көнне 2 яше дә тулмаган кыз өйдә берүзе кала: әтисе һәм абыйсы юлда, баланың игезәк туганы әбисендә, әнисе бу вакытта терлекләрне карарга чыккан. Баланың әнисе, төтенне күреп, эчкә ташланган. Төтен инде бик каты булуга карамастан, хатын, ут аша үтеп, баланы урамга чыгара ала. Ә аннары әни кешене дә, кызын да хастаханәгә алып китәләр.

Ата-ананың кайгысын күз алдына да китереп булмый. Янгын буласы көнне, кыз бала, сизенгән төсле, әтисен кочаклап, эшкә җибәрмичә торган… Бик аяныч, авыр, аңлатып бетергесез хәлләр, – диде Илмира апа.

«Ходай сынауларны бер-бер артлы бирде»

Гаиләне авыл халкы, тирә-якта яшәүчеләр дә ташламаган. Әңгәмәдәш сөйләп үткәнчә, Шыгырдан хәзрәтләре килгән һәм ярдәм кулы сузарга ниятләрен белдергәннәр. Йорт бурасы да китерергә уйлый халык. Аннан соң эшмәкәрләр дә ярдәм итәләр, диделәр. Төтен, көек исләре дә таралып бетмәгән йорт нигезен дә җыештырырга тотынганнар.

Янгын сүндерүчеләр, коткаручылар район үзәгеннән килгән. Җирлектә янгын сүндерү депосы юк. Янгын якын-тирә корылмаларга күчеп өлгергән. Абзар, капкаларына тигән. Янгынга каршы хезмәт вәкилләре «кызыл әтәчне» тулысынча авызлыклауга иреште. Талия сеңлемнең кирегә ул йорт урынына кайтырга көче юк, күз алдына китерү дә куркыныч – өйсез, баласыз калган ана… Ходай сынауларны бер-бер артлы бирде, – ди Илмира апа.

Чыннан да, бу – кечкенә генә Баскак авылының олы фаҗигасе. Бу – газиз сабыйларын югалткан ата-ананың мәңгелек йөрәк ярасы.

Гадәттә, ни кызганыч, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында еш кына янгыннар чыга. Әлеге вакытта, 11 нче гыйнварга кадәр илнең бик күп төбәкләрендә, шул исәптән Чувашия, Татарстанда шундый күңелсез хәлләрне кисәтү максатында, янгынга каршы махсус режим кертелгән. Хөрмәтле гражданнар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур. Ут зур матди югалтуга гына түгел, кеше гомеренә дә зыян салырга сәләтле. Янгыннар вакытында гомер буена җыйган бар мөлкәтең мизгел эчендә юкка чыгуы бер бәла-каза булса, ул кешеләрнең тереләй янып үлүенә, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алуына китерә.

Кайсыгызның кулы җылы: ярдәм итик, саваплы гамәл кылыйк

Салкын кыш уртасында, газиз баласын югалткан, 2 бала белән йортсыз калган милләттәшләребез – Фәрит һәм Талия Җамалетдиновлар гаиләсе безнең ярдәмгә мохтаҗ. Гаиләгә яшәргә урын, кияргә кием-салым, матди һәм рухи терәк кирәк.

Шуңа Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсе халыкны бу гаиләгә ярдәм итәргә чакыра.

Акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр аны Тепитова Ильмира Месалимовна исеменә теркәлгән 89278591307 телефон номеры (СБП аша) ВТБ картасына күчерә ала.

Акча күчергәндә: «Помощь погорельцам», – дип күрсәтүне дә сорыйлар.

  • «Интертат» редакциясе дә Җамалетдиновларның авыр кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.

Фото һәм видеолар «Интертат»ка Илмира Тепитова рөхсәте белән куела.

Все новости Чебоксар на сегодня




Moscow.media

Персональные новости

Другие новости Чебоксар

Спорт в Чувашии

Весь спорт в России и в мире



Новости тенниса


Частные объявления в Чебоксарах и в Чувашии



Авто в Чувашии

Новости от партнёров в Чебоксарах


Коронавирус в Чувашии

Экология в Чувашии
Новости тенниса

Другие города России




Ria.City — новый бренд от федеральной интернет-платформы Russia24.pro (в содружестве с сайтом Smi24.net) – мгновенная публикация новостей в Чебоксарах и в любом городе, онлайн, бесплатно, 24/7 при участии RSS.plus.

Ria.City (Города России) — технологичный агрегатор региональных новостей России в адаптивном календарном формате на основе новейшей авторской информационно-поисковой системы SMI24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора, тематического таргетинга и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public.

Ria.City — ваши оперативные новости, частные объявления, работа, знакомства, аренда и другое инфо онлайн 24/7, посуточно в любом уголке России, в том числе в Чебоксарах сегодня и сейчас совместно с уже популярными проектами Moscow.Media, News-life.pro, SportsWeek.org, Life24.pro и др. Присоединяйтесь к нам онлайн в России, в Украине, в Беларуси, в Абхазии, в мире.

Опубликовать свою новость в Чебоксарах можно мгновенно — здесь.


Все города России от А до Я




















Другие новости сегодня




Светские новости (слухи, сплетни, сарафанное радио, шоу-бизнес, рейтинги)