«Әти-әнисе өйдә булмаган»: алты яшьлек кыз бишенче каттан егылып төшкән
Хабаровск краенда 6 яшьлек кыз бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Ул өйдә әти-әнисеннән башка гына булган. Бала исән калган. Хәзерге вакытта кыз хастаханәдә. Бу хакта төбәк прокуратурасына сылтама белән Рен-ТВ хәбәр итте.
«Якынча мәгълүматлар нигезендә, кыз өйдә сеңлесе белән генә калган, балаларның әти-әнисе өйдә булмаган», – диелә хәбәрдә.
Прокуратура тикшерү башлаган. Моннан тыш, белгечләр баланың нинди шартларда тәрбияләнүен ачыклый.