Добавить новость
Все города России от А до Я

Russian.Cityместные городские новости из регионов России 24/7 на русском +

Гүзәлем Дубайга турлар саткан блогерлар турында үз фикерен әйтте

Intertat.ru
136

Дубайга күченеп китеп, халыкка арзан бәягә турлар сатып акча эшләүче Татарстан блогерлары Илүсә Фәләхова һәм аның ире Раушан тирәсендә бу көннәрдә «болытлар куерды» Әлеге блогерларның эшчәнлегендә шикләнүчеләр бу турыда социаль челтәрләрдә сөйләде, телеканалларда сюжетлар күрсәтелде. Сторисларыннан аңлашылганча, Дубайдагы блогерлар үз эшчәнлекләрен вакытлыча туктаткан.

Җәй башында популяр җырчылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлем дә Раушан белән Илүсә аша путевка алып, Дубайда ял итеп кайткан иде. Соңгы көннәрдә артистлардан әлеге ситуация турындагы фикерләрен сораучылар арткан. Гүзәлем әлеге блогерларга һәм бу хәлләргә мөнәсәбәтен сторисларында бәйнә-бәйнә аңлаткан.

«Хәерле көн. Без Дубайга барып ял итеп кайттык, үзегез дә күреп тордыгыз. Тик аларның алга таба гамәлләре өчен без җавап бирмибез. Мин бернинди гарантияләр дә бирә алмыйм. Шуның өстенә аларның рәсми килешүләре, страховкалары юк. Дөрес, сезгә гади туристлык агентлыгы да «сез ял итәргә очып китәчәксез, китә алмаган очракта, акчаларыгыз кире кайтарачаклар» дип гарантия бирми, әлбәттә. Шуңа күрә, мондый путевка белән ялга барыргамы-юкмы икәнлеген һәр кеше үз хәл итә.

Мальдив, Төркия, Хаҗга барган видеоларны минем актуаль сторисларымда карый аласыз. Ошаган чакта без һәрвакыт туристлык агентлыгын һәм кунакханәне билгелибез. Нәкъ шулардан путевка алыгыз, дип үгетләмибез. Без ул кешеләр өчен җаваплылыкны үз өстебезгә ала алмыйбыз.

Бу очракта бернинди реклама килешүләре булмады. Ял ошаганга күрә, рәхмәт йөзеннән, без аларны сторисларда билгеләдек.

Мин ул кешеләр турында берничек тә начар әйтә алмыйм.

Моның мошенниклык булуы турында әлегә рәсми суд карары чыкмады. Мин аларның туры турында андый сүзләр әйтергә хакым юк.

Безгә бу темага бик күп сораулар бирәләр. Кисәтеп куясым килә: әгәр дә кем дә булса безне аларның бизнесы белән бәйләнешле булуда гаепләп, безнең намусыбыз һәм абруебызга тап төшерергә уйласа, без шунда ук РФ 152нче маддасе нигезендә полициягә мөрәҗәгать итәчәкбез.

Без – калганнар кебек үк гап-гади туристлар.

Без бу кешеләр өчен чын күңелдән борчылабыз. Алар өчен дә, очып китә алмаган туристлар өчен дә, барысы да яхшы булсын дип, дога кылачакбыз.

Алар аша ял итәргә барган бер генә кеше дә тискәре фикер белән кайтмады. Без булганда башка туристлар да ял итә иде. Алар да бәхетле һәм канәгать калды.

Блогерлар, журналистлар, күпме теләсәгез, шуның кадәр скрин ясарга, язарга, сораулар бирергә мөмкинсез. Мин үз фикеремне ачык итеп әйттем. Башка бу темага борчымавыгызны сорыйм», – дигән җырчы.

  • Җырчы Гүзәлем Дубай белән таныштыра: «Кунакханәдә ике кешегә бер төн 9-11 млн сум»
  • Журналист Альберт Шакиров һәм блогер Илүсә Фәләхова арасында низаг чыккан

  • Казанда блогер кызны өч елга төрмәгә хөкем иткәннәр

Все новости Казани на сегодня




Moscow.media

Персональные новости

Другие новости Казани

Спорт в Татарстане

Весь спорт в России и в мире



Новости тенниса


Частные объявления в Казани и в Татарстане



Авто в Татарстане

Новости от партнёров в Казани


Коронавирус в Татарстане

Экология в Татарстане
Авто в Татарстане

Другие города России




Ria.City — новый бренд от федеральной интернет-платформы Russia24.pro (в содружестве с сайтом Smi24.net) – мгновенная публикация новостей в Казани и в любом городе, онлайн, бесплатно, 24/7 при участии RSS.plus.

Ria.City (Города России) — технологичный агрегатор региональных новостей России в адаптивном календарном формате на основе новейшей авторской информационно-поисковой системы SMI24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора, тематического таргетинга и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public.

Ria.City — ваши оперативные новости, частные объявления, работа, знакомства, аренда и другое инфо онлайн 24/7, посуточно в любом уголке России, в том числе в Казани сегодня и сейчас совместно с уже популярными проектами Moscow.Media, News-life.pro, SportsWeek.org, Life24.pro и др. Присоединяйтесь к нам онлайн в России, в Украине, в Беларуси, в Абхазии, в мире.

Опубликовать свою новость в Казани можно мгновенно — здесь.


Все города России от А до Я




















Другие новости сегодня




Светские новости (слухи, сплетни, сарафанное радио, шоу-бизнес, рейтинги)