Добавить новость
Все города России от А до Я

Russian.Cityместные городские новости из регионов России 24/7 на русском +

Новое

«Коточкыч фаҗига!»: Татарстанда этләрне контрольдә тоту кагыйдәләре үзгәрә

Intertat.ru
120

Васильевода этләр һөҗүм иткән кыз үлде

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә этләр көтүе һөҗүм иткән 9 яшьлек кыз 18 декабрьдә хастаханәдә үлде. Бу хакта район башлыгы Михаил Афанасьев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

«Фаҗигале хәбәр: Варвара Блохина үлде. Бу фаҗига – барыбыз өчен дә зур тетрәнү… Бала югалтудан да зуррак кайгы юк. Без һәлак булган кызның якыннарының кайгысын уртаклашабыз», – дип язды ул.

Район башлыгы һәлак булган кызның гаиләсенә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез: фаҗига 28 ноябрьдә булды. Мәктәптән кайтып барганда, кыз «Молодежная» тукталышында төшеп калган, ул «Здоровье» бакчачылык ширкәтеннән якынча 200 метр ераклыкта урнашкан. Өенә кадәр кайтып җитә алмаган – капка янында аңа агрессив этләр көтүе һөҗүм иткән. Якынча мәгълүматларга караганда, этләр саны унлап булган.

Үтеп баручылар этләрне куып җибәргән. Варвара авыр хәлдә Балалар республика клиник хастаханәсенә китерелгән. Табиблар аның бите, баш тиресе, муены, гәүдәсе, кул-аякларында күпсанлы ертылган җәрәхәтләр булуын ачыклаган. Кызны ИВЛ һәм ЭКМО аппаратларына тоташтырганнар. Табиблар аның гомере өчен 3 атна буе көрәшә, ләкин могҗиза булмый.

Фото: «Татар-информ», Елена Фенина

«КОТ и ПЕС» приюты хезмәткәрләре тоткарланган

3 декабрьдә хуҗасыз хайваннарны тоту өчен җаваплы булган «КОТ и ПЕС» приюты җитәкчесе һәм хезмәткәре тоткарлануы билгеле булды. Соңрак суд аларга өй аресты рәвешендә чикләү чарасы билгеләде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2025 елның гыйнварында Яшел Үзән районы Торак-коммуналь хезмәтләр департаменты белән «КОТ и ПЕС» хуҗасыз хайваннарга ярдәм фонды арасында хайваннарны тоту, ташу, карау, исәпкә алу һәм санын көйләү буенча контракт төзелгән. Контракт суммасы 5,3 миллион сум тәшкил иткән.

Тикшерү версиясе буенча, фонд җитәкчесе һәм хайваннарны тоту белән шөгыльләнүче хезмәткәр агрессив этләрне тоту буенча җитәрлек чаралар күрмәгән.

Моннан тыш, Әйшә авыл җирлеге Советы депутаты да тоткарланган, ул шул ук вакытта торак-коммуналь хуҗалык департаментын җитәкләгән. Аңа билгеле бер гамәлләрне башкару тыелган. Тикшерү дәвам итә.

«Ни өчен зоояклаучылар аңламый: эт ул хайван!»

Тикшерү эшләре барган вакытта Яшел Үзән районында хуҗасыз этләрне тоту белән шөгыльләнергә кеше калмаган диярлек. Шәһәр халкы социаль челтәрләрдә актив рәвештә моңа борчылуын белдерә.

«Эт ул – хайван! Ияләштерелгән, ашатылган булса да, ул – барыбер хайван! Аның ниятен беркем дә алдан белә алмый!» – дип язалар комментарийларда.

Шулай ук шәһәр халкында иреккә чыгарылган йорт хайваннары да борчу тудыра.

«Һәр шәхси секторда этләрне чыгарып җибәрәләрме ул? Тынычлык микрорайоны белән Яшел Үзән станциясе арасында муенчаклы дистәләгән эт чабып йөри», – ди Яшел Үзәндә яшәүче.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Красноярск краенда баланы, Казанда хатын-кызны этләр талап үтерде

Яшел Үзән районында хуҗасыз этләр һөҗүм итү очраклары беренче тапкыр гына теркәлми. Варвара Блохина белән булган фаҗига – шундый вакыйгалар чылбырындагы бер эпизод кына.

Узган елның көзендә Казанның Самосырово бистәсендә фаҗига булды. Анда этләр көтүе «Весна» торак комплексындагы «Пятерочка» кибетендә администратор булып эшләгән 48 яшьлек хатын-кызны талап үтерде. Фаҗига булган көнне ул эшкә барганда, юлны кыскартырга уйлап, сәнәгать базасы яныннан кыр аша узган, һәм нәкъ шунда аңа хайваннар һөҗүм иткән. Соңрак аның танымаслык хәлгә килгән мәете кырда табылды.

Быелның гыйнварында Васильево бистәсендә һөҗүм булды. Этләр көтүе кибеткә баручы 75 яшьлек хатын-кызга ташланды. Пенсионер хатын-кыз хайваннардан электрошокер ярдәмендә сакланырга тырышкан, әмма уңышка ирешә алмаган. Аны бары тик узып баручылар гына коткарып калган: алар кычкырып һәм таяклар белән этләрне куып тараткан. Зыян күрүчене битендә, кулларында һәм аякларында күпсанлы тешләү җәрәхәтләре белән хастаханәгә китерәләр.

Якынча 1 ай элек шундый ук вакыйга Түбән Кама районында да теркәлде. Анда этләр көтүе сукбай ир-атка һөҗүм итә. Ул озак вакыт хастаханәдә аңсыз хәлдә ята. Ахыр чиктә зыян күрүчегә аягын ампутацияләргә туры килгән.

Мондый фаҗигаләр Татарстанда гына түгел. Мәсәлән, Красноярск краеның Кузнецово авылында этләр көтүе 10 яшьлек баланы талап үтерә. Бу хәлдән соң һәлак булган малайның әнисе Елена Кривошеина Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, хуҗасыз хайваннарны эвтаназияләүне тыючы федераль канунны яңадан карауны яки гамәлдән чыгаруны сорады. Илнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Краснодар краенда да, мондый һөҗүмнәрдән соң әлеге закон җәмәгать арасында кискен бәхәсләр тудырды. Шундый ук үтенечне Яшел Үзән районы матбугат хезмәте аша Варвара Блохинаның әнисе дә җиткерде.

«Ул, әни кеше буларак, федераль законны яңадан карауны сорады, чөнки хәтта стерильләштерелгән һәм чипланган эт тә, бигрәк тә көтү составында булганда, потенциаль агрессив булудан туктамый», – дип, аның сүзләрен матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Чибрикова җиткерде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда хуҗасыз этләргә эвтаназия ясарга рөхсәт ителде

24 декабрьдә Дәүләт Советы утырышында Татарстан Экология кодексына үзгәрешләр кертә торган закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ нигезендә, табигый яшәү тирәлеге аучылык җирләре булган хайванның бер төре булып торучы бүре белән эт кушылмасы аучылык ресурсларына кертеләчәк. Аучылык аларның санын җайга салу максатыннан үткәреләчәк. Бу ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ел саен республиканың аучылык җирләрендә бүре белән эт кушылуы күзәтелә, алар көтүләргә туплана һәм гражданнар өчен дә, шулай ук хайваннар дөньясы объектлары өчен дә җитди куркыныч тудыра, – дип билгеләп үтте Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов. – Республикада кыргый хайваннар популяциясенә зыян китерү очраклары да бар. Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район белгечләре һәм аудан файдаланучылар ау җирләрендә әлеге ерткычлар тарафыннан куып китерелгән һәм буып үтерелгән кыр кәҗәләренең мәетләрен даими табалар, бу бигрәк тә кыш көне тирән кар яткан шартларда еш була. Бәяләнгән зыян якынча 3 млн. сум тәшкил итә».

Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, бүре белән эт катнашмасы котыру авыруын тарата. Алар кешедән курыкмаганга күрә, торак пунктларга якын килергә һәм йорт хайваннары һәм кеше белән элемтәгә керергә мөмкиннәр. 2025 елның 11 аенда республикада котыру авыруының 24 очрагы ачыкланган. «Закон кабул ителү күрсәтелгән кыргый хайваннар гамәлләреннән экологик зыянны киметергә ярдәм итәчәк», – дип йомгаклады сүзен профильле комитет рәисе урынбасары.

Шулай ук Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов «Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыру өлкәсендә, шулай ук хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Татарстан Республикасында хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын тәкъдим итте.

Закон Татарстан территориясендә хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимын кертү тәртибен һәм аны хәл итү өчен гамәлгә ашырылырга мөмкин булган чаралар исемлеген раслый. Закон шулай ук хайваннарны вакытлыча тоту пунктларын булдыру һәм хуҗасыз хайваннарны юк итү очраклары исемлеген киңәйтүне дә күздә тота.

Аерым алганда, хайваннарны вакытлыча тоту пунктларындагы хуҗасыз хайваннарны түбәндәге очракларда юк итү (эвтаназия куллану) мөмкинлеге беркетелә:

– хайванның ветеринария өлкәсендәге белгеч тарафыннан дөрес билгеләнгән дәвалап булмаслык авыр чире яисә хайван гомеренә куркыныч яный торган төзәлмәслек авыр җәрәхәтләре булганда, яшәүгә сәләтсез хайваннарның түзеп булмаслык физик интегүләрен туктату зарур булганда;

– ветеринария өлкәсендәге белгеч тарафыннан хайванда кеше һәм (яисә) башка хайваннар өчен куркыныч булган авыруы булуы факты ачыкланганда йә хайван бу авыруны таратучы булганда;

– хуҗасыз хайванда сәбәпсез агрессия булганда;

– Татарстан Республикасы территориясендә яисә Татарстан Республикасы территориясе өлешендә хуҗасыз хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә гадәттән тыш вазгыятьне хәл итүгә юнәлдерелгән чараларны үткәргәндә;

– хуҗасыз хайван кешегә һөҗүм иткәндә.

«Закон проектын кабул итү хуҗасыз хайваннар белән мөгамәлә итү өлкәсендә гамәлдәге хокукый җайга салуның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу – хайваннар белән мөгамәлә иткәндә гражданнарның хокукларын яклау максатларына ирешергә ярдәм итәчәк», – дип белдерде Нәҗип Хаҗипов.

Депутат Игорь Бикеев, закон проектын кабул итү этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очракларын киметергә ярдәм итәрме, дип кызыксынды. «Әлеге чара кешеләргә һөҗүмнәрне киметергә ярдәм итәргә тиеш», – дип җавап бирде Нәҗип Хаҗипов.

Чыганак: «Татар-информ», Александра Давыдова

Все новости Казани на сегодня




Moscow.media

Персональные новости

Другие новости Казани

Спорт в Татарстане

Весь спорт в России и в мире



Новости тенниса


Частные объявления в Казани и в Татарстане



Авто в Татарстане

Новости от партнёров в Казани


Коронавирус в Татарстане

Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане

Другие города России




Ria.City — новый бренд от федеральной интернет-платформы Russia24.pro (в содружестве с сайтом Smi24.net) – мгновенная публикация новостей в Казани и в любом городе, онлайн, бесплатно, 24/7 при участии RSS.plus.

Ria.City (Города России) — технологичный агрегатор региональных новостей России в адаптивном календарном формате на основе новейшей авторской информационно-поисковой системы SMI24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора, тематического таргетинга и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public.

Ria.City — ваши оперативные новости, частные объявления, работа, знакомства, аренда и другое инфо онлайн 24/7, посуточно в любом уголке России, в том числе в Казани сегодня и сейчас совместно с уже популярными проектами Moscow.Media, News-life.pro, SportsWeek.org, Life24.pro и др. Присоединяйтесь к нам онлайн в России, в Украине, в Беларуси, в Абхазии, в мире.

Опубликовать свою новость в Казани можно мгновенно — здесь.


Все города России от А до Я




















Другие новости сегодня




Светские новости (слухи, сплетни, сарафанное радио, шоу-бизнес, рейтинги)