Добавить новость
Все города России от А до Я

Russian.Cityместные городские новости из регионов России 24/7 на русском +

Новое

Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 400 млрд сумнан арткан

Intertat.ru
83

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 2025 елда беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып китте. Бу 2024 ел күрсәткеченнән 7,3%ка күбрәк.

«Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен исәпкә алып, продукциянең гомуми күләме 772 млрд сумга җитте», - диде ул. Тулаем төбәк продуктында авыл хуҗалыгы тармагы өлеше - 7% чамасы. 2025 ел йомгаклары буенча Татарстанда 4,6 млн тонна ашлык җитештерелгән, шул ук вакытта бөртеклеләрнең максималь уңдырышлылыгы - 35,9 ц/га.

2,25 млн тонна шикәр чөгендере, 1 млн тонна майлы культуралар, 1 млн тоннадан артык бәрәңге һәм 285 мең тонна яшелчә җыеп алынган.

2025 елда 2 млн 378 мең тонна сөт савылган. Сыерларның продуктлылыгы елына бер баш терлеккә 8 873 кг га кадәр арткан. 2030 елга бер сыердан продуктлылыкны 10 мең килограммга җиткерү бурычы тора.

2025 елда Татарстанда 11 мең башка исәпләнгән 18 заманча сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылган. 2026 елда тагын 14,7 мең сыерга исәпләнгән 19 терлекчелек объекты гамәлгә ашырылачак.

Тулаем алганда, 2025 ел республиканың агросәнәгать комплексы өчен җитештерү өлкәсендә нәтиҗәле булды, дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Марат Җәббаров утырыш барышында залда утыручы Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасовка сатылган сөткә федераль субсидия кебек ярдәм чарасын яңарту мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте.

«Татарстан илдә иң зур сөт җитештерүче булып тора. Һәм сөт базарында теләсә нинди бәя тирбәнешләре барыннан да бигрәк бездә чагыла. Сездән 2026 елга әлеге дәүләт ярдәме чарасын яңарту мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз», - диде Марат Җәббаров.

Коллегия утырышында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Все новости Казани на сегодня




Moscow.media

Персональные новости

Другие новости Казани

Спорт в Татарстане

Весь спорт в России и в мире



Новости тенниса


Частные объявления в Казани и в Татарстане



Авто в Татарстане

Новости от партнёров в Казани


Коронавирус в Татарстане

Экология в Татарстане
Здоровье в Татарстане

Другие города России




Ria.City — новый бренд от федеральной интернет-платформы Russia24.pro (в содружестве с сайтом Smi24.net) – мгновенная публикация новостей в Казани и в любом городе, онлайн, бесплатно, 24/7 при участии RSS.plus.

Ria.City (Города России) — технологичный агрегатор региональных новостей России в адаптивном календарном формате на основе новейшей авторской информационно-поисковой системы SMI24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора, тематического таргетинга и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public.

Ria.City — ваши оперативные новости, частные объявления, работа, знакомства, аренда и другое инфо онлайн 24/7, посуточно в любом уголке России, в том числе в Казани сегодня и сейчас совместно с уже популярными проектами Moscow.Media, News-life.pro, SportsWeek.org, Life24.pro и др. Присоединяйтесь к нам онлайн в России, в Украине, в Беларуси, в Абхазии, в мире.

Опубликовать свою новость в Казани можно мгновенно — здесь.


Все города России от А до Я




















Другие новости сегодня




Светские новости (слухи, сплетни, сарафанное радио, шоу-бизнес, рейтинги)