Депутат Татарстанда вакытны 2 сәгатькә алга күчерергә тәкъдим итте
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Ягудин республика парламентының 20 нче утырышында сәгать поясын үзгәртү мәсьәләсе буенча халык референдумы үткәрергә тәкъдим итте. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Бу мәсьәләдә кешеләр фикерен сорарга кирәк һәм, бәлки, вакытны ике сәгатькә алга күчерергә», – диде депутат.
Ягудин билгеләп үткәнчә, хәзер Татарстан Мәскәү вакыты белән яши, бу исә күрше төбәкләр белән транспорт, икътисади һәм көндәлек элемтәләрдә кайбер уңайсызлыклар тудыра.
Аның сүзләренчә, вакытны күчерү электр энергиясен куллануны елга 140 млн киловатт-сәгатькә кадәр киметергә мөмкин. Нәтиҗәдә, республика өчен ел саен йөзләрчә миллион сум экономия булуы ихтимал, ә кайбер очракларда ул якынча бер миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Депутат ассызыклаганча, бу – бердәнбер күрсәткеч түгел, әмма үзгәрешләрнең конкрет нәтиҗә бирә алуын күрсәтә, диелә хәбәрдә.