Татарстанда 12 яшьлек бала фатирда янгын чыгарган
Әлмәт шәһәренең Ленин урамындагы йортларның берсендә фатирда янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
12 яшьлек малай балконда шырпы белән уйнаган. Ул майсызландыргыч сыеклыкка ут төрткән, һәм ялкын шунда ук синтетик киемнәргә күчкән.
Баланың җилкәсе һәм аягы пешкән, аны балалар хастаханәсенә китергәннәр, диелә хәбәрдә.