Синоптиклар: «Май аенда Татарстанда һава торышы аномалияләре көтелми»
2026 елның маенда Татарстан Республикасында уртача һава температурасы климатик нормада булыр дип көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Синоптиклар мәгълүматы буенча, Казанда уртача айлык температура нормасы – +14,1 һәм Татарстан буенча +13,6 градус тәшкил итә.
Явым-төшем күләме дә күпьеллык күрсәткечләргә якын булыр дип фаразлана. Казанда норма 38 мм, республика буенча 41 мм.