Башкортстанның атказанган артисты махсус операциядә һәлак
![Башкортстанның атказанган артисты махсус операциядә һәлак](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/7/18/12116d7ad0b74104d9c4ba08efb45a26.jpg)
Сибай концерт-театр берләшмәсе биючесе, Башкортстанның атказанган артисты Раил Ханов махсус операциядә батырларча һәлак булган.
«Мәрхүмне бүген туган ягы – Уфалы районы, Кунакбай авылына алып кайталар. Биюче солдат белән бәхилләшү 19 июльдә Корама авылының 1 май урамында урнашкан мәчет янында булачак», – дип хәбәр итә «Наш Башкортстан» сәхифәсе.
Узган ел июль аенда «Сибай» концерт-театраль берләшмәсенең махсус операциядә үлгән тагын бер артисты, халык биюе ансамбле солисты Илнар Хәтмуллинны соңгы юлга озатканнар иде.
- «Февральдә улы туган иде...» – махсус операциягә киткән артист һәлак булган