Добавить новость
Все города России от А до Я

Russian.Cityместные городские новости из регионов России 24/7 на русском +

Кояшлы бик эссе көндә пляжга яшен суккан: «Сланцылар коткарды, яланаяклылар үлде»

Intertat.ru
140

Тула өлкәсендә пляжда яшен сугудан зыян күргән 2 кешенең хәле тотрыклы дип бәяләнә, алар хәзер хастаханәдә табиблар күзәтүендә. Бу хакта РЕН ТВ корреспонденты Анастасия Раздобарина яза.

Искәртеп үтик, биредә парк-кунакханә территориясендә елгага яшен суга, 3 кеше һәлак була, 4 кеше зыян күрә, тик табиблар ярдәме аларның 2сенә генә кирәк була. «РЕН ТВ» карамагында булган видоеязмада зыян күргән 1 хатын-кыз әлеге хәл турында тулырак сөйләгән.

Тула өлкәсендә яшен сугудан зыян күргән кешеләрнең берсе әле берничә сәгать элек кенә йөри алмаган – аяклары атламаган һәм зәңгәрләнгән.

«Мин үз әйберләрем янында яттым. Алар тора, анда карап торучымы, кемдер бар иде. Ә аннан карыйм – кешеләр яткан, селкенмиләр. Бик курыктым, аякка баса алмам, дип курыктым, яшен суккандыр дип уйладым», – дип сөйләгән зыян күргән хатын-кыз.

Пациентка «Шахтер» парк-кунакханәсендә ял иткән, гадәттәгечә су янына кызынырга барган, аякларын чылаткан, тик инде пляждан коткаручылар ярдәмендә гына чыгарга туры килгән.

«Фаҗига бу ярда булды, бу хакта һәлак булучыларның әйберләре искәртеп тора. Ял итүчеләр комда басып тора иде, бик эссе, кояшлы һава торышы булды, тик көтмәгәндә кисәк кенә күк күкрәде. Шаһитлар сүзләренчә, барысы да гаять тиз килеп чыккан, хәтта кунаклар котыла алмаган булыр иде», – дип сөйли басма корреспонденты.

Әмма кунакханә хезмәткәрләре ял итүчеләрне куркыныч турында кисәткән. Яшен сугудан 4 кеше зыян күргән, 3 кеше «ашыгыч ярдәм» килгәнче вафат булган, алар арасында 1 бала да бар. Территорияне шундук камап алганнар. Сигнал тасмасыннан тыш, «Су коену тыела» дигән билге дә куелган. Шаһитлар сүзләренә караганда, ял итүчеләрнең кайберсен аяк киеме коткарып калган.

«Алар юеш комда басып торды. 7 кеше иде. Сланцы кигәннәре әйбәт, яланаяк булганнары үлде», – дип сөйләгән шаһит.

Коткаручылар сүзләренчә, кайбер очракларда аяк киеме чыннан да коткарып калырга мөмкин.

«Аяк киеме күпмедер дәрәҗә коткарырга мөмкин, чөнки җирдән изоляцияләнгән булып торабыз. Яшеннән саклану өчен аяк киеме киегез. Әмма бу киңәшне чынбарлыкта үтәү авыррак», – дип сөйләгән халыкара класслы коткаручы Дмитрий Коринный.

Фаҗигадән соң парк-кунакханә хезмәткәрләре шунда ук табиблар чакырткан, инструкция буенча эш иткән, тик шуңа да карамастан, алар җинаять эше фигурантлары булырга, ә һәлак булганнарның туганнары мораль компенсация алырга мөмкин.

«Тула өлкәсендә булган вакыйга буенча база хуҗаларын «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән эшләрне башкару һәм хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җәлеп итәчәкләр. 3 нче өлеш 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота», – дигән адвокат Ренат Оспанов.

Зыян күргән 2 кешене Тула өлкә хастаханәсенә китергәннәр, тикшерүдән соң алар тернәкләнү узачак.

Все новости Тулы на сегодня




Moscow.media

Персональные новости

Другие новости Тулы

Спорт в Тульской области

Весь спорт в России и в мире



Новости тенниса


Частные объявления в Туле и в Тульской области



Авто в Тульской области

Новости от партнёров в Туле


Коронавирус в Тульской области

Экология в Тульской области

Слухи, сплетни...


Авто в Тульской области

Другие города России




Ria.City — новый бренд от федеральной интернет-платформы Russia24.pro (в содружестве с сайтом Smi24.net) – мгновенная публикация новостей в Туле и в любом городе, онлайн, бесплатно, 24/7 при участии RSS.plus.

Ria.City (Города России) — технологичный агрегатор региональных новостей России в адаптивном календарном формате на основе новейшей авторской информационно-поисковой системы SMI24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора, тематического таргетинга и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public.

Ria.City — ваши оперативные новости, частные объявления, работа, знакомства, аренда и другое инфо онлайн 24/7, посуточно в любом уголке России, в том числе в Туле сегодня и сейчас совместно с уже популярными проектами Moscow.Media, News-life.pro, SportsWeek.org, Life24.pro и др. Присоединяйтесь к нам онлайн в России, в Украине, в Беларуси, в Абхазии, в мире.

Опубликовать свою новость в Туле можно мгновенно — здесь.


Все города России от А до Я




















Другие новости сегодня




Светские новости (слухи, сплетни, сарафанное радио, шоу-бизнес, рейтинги)