Казан һәм Уфа әниләре бергә җыелды: «Сезнең балаларны кем мактар соң?»
Күптән түгел Татарстан һәм Башкортстанның ике актив хатын-кызы зур чара оештырды. Алар бу эшне кемдер кушканга түгел, ә үз теләкләре белән, җаннарын биреп башкара. «Балалар – безнең киләчәк» дип аталган очрашуга әниләр чакырулы иде. Бу чара заманадан алда чабучы әниләр өчен, бераз туктап, тын алырга форсат булды.
Уфада күп төрле проектлар алып баручы, тележурналист, психолог Гөлшат Сафина – Татарстанда да билгеле шәхес. Ул «Бәдән ни дәшә?» дип исемләнгән проекты кысаларында сәламәтлек белән психология темасын бергә ача. Казанда, хәзер инде республика буенча уза торган «Әниләр клубы» проекты авторы, шулай ук «Әниләр марафоны» аша да яхшы таныш журналист Динара Әхмәтне Башкортстан башкаласына очрашуга чакырды. Шулай итеп, ике республика арасында татар әниләрен берләштерүче күпер салынды.
Быел «Әниләр клубы» проектына 3 ел була, бераз үзгәрешләр кертергә дә кирәк. Шуңа күрә гыйнвар аенда Кукмарада күчмә очрашу уздырдык. Шуннан соң, башка район-шәһәрләрдән чакырулар килә башлады, ләкин иң беренче булып, Татарстаныбыздан читтә – нәкъ Уфада очрашу уздырасы килде. Гөлшатның тәкъдимен дә бик хуплап кабул иттем. Беренчедән, проектларның да максат-бурычлары бер, икебезнең эшчәнлек тә аваздаш. Психолог буларак та фикерләре, тәҗрибәсе игътибарга лаек. Очрашуның зур кызыксыну уятачагына шигем дә булмады. Шундый ук форматтагы очрашуны Татарстанда да уздыруыбызны сорап, әниләрдән тәкъдимнәр килде, – диде Динара Әхмәт.
Очрашуда ул үз проектлары белән таныштырды. Әниләрне актив булырга, күңелдә йөрткән идеяләрне тормышка ашырырга курыкмаска чакырды. «Казанның Кабан күле буендагы тал төбендә башланган проектның бүген Уфага килеп җитүенә ышанып та бетә алмыйм. Бу проектлар миңа әниемне югалткан көннәрдә көч бирде. Сез дә үзегезгә ышаныгыз», – дип канатландырды ул очрашуга килгән әниләрне.
«Балалар безнең өчен үзләре дога кылырга өйрәнергә тиеш»
Дөрес туклану, режим саклау, телефонсыз тормыш, сәламәт яшәү рәвеше кебек сүзләрне көн саен кабатлап торсак та, моңа ирешеп бетеп булмый. Балаларның ата-ана үрнәгендә тәрбияләнгәнен дә аңлыйбыз, ләкин һаман шул тормыш артыннан вакытсыз тамак ялгап куярга да, телефон тоткан килеш, чәйнәми генә йотарга да мәҗбүр итә. Ни кызганыч, хәзер балалар да шундый режимда яши.
Медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб, педиатр, республика балалар хастаханәсенең гастроэнтерологы, БДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы ассистенты, «Иң яхшы педиатр – 2025» исеменә лаек Гөлнара Якупова «Сәламәт туклану нигезләре – сәламәт киләчәк буын» темасына чыгыш ясап таң калдырды. Беренчедән, аның матур сөйләме, татарча эшләнгән бай эчтәлекле презентациясе сокландырды. «Табиб сөйләгән һәр сүзне беләбез дә бит югыйсә. Ләкин шундый җиңел генә кебек тоелган киңәшләрне ник үти алмыйбыз?» – дип тә уфтанды әниләр. Дөрестән дә, балаларның симерүе, аларда ашказаны авырулары арту, башка органнар белән бәйле төрле чирләр барлыкка килү һәр гаиләдә туган проблемалар шул.
Очрашуда төрле темаларга чыгышлар яңгырады. Шәригать фәннәре докторанты, ислам хокукы буенча магистр, ислам финанслары буенча белгеч Зөлфия Ханова «Ислам дине кануннары буенча бала тәрбияләү үзенчәлекләре» белән уртаклашып, шулай ук уйланырга мәҗбүр итте. Балаларны Аллаһы Тәгаләгә якын итеп үстерү һәр әти-әнигә дә җиңел генә бирелми. Аның фикеренчә, яшь буынга дин кануннарын, намаз укуны гына өйрәтү җитми, Аллаһы Тәгаләгә таянып яшәргә өйрәтү бик мөһим. Аллаһка таяну балага үсәргә, алга барырга көч бирә, тәрбияле итә, дип саный дин белгече. Аның: «Без бу дөньяга мәңгегә килмәгән. Үзебездән соң безнең өчен дога кылучы балалар калдырырга тиешбез. Алар, мәчеткә барып, хәзрәткә сәдака биреп, дога укытырга түгел, ә безнең өчен үзләре дога кылырга өйрәнергә тиеш. Менә шул вакытта балалар – безнең киләчәк, дип әйтә алабыз», – дигән сүзләре аеруча күңелгә уелып калды.
«Сез хөрмәт итмәгән баланы башкалар ничек хөрмәт итсен?»
Чараны оештыручы психолог, татар җәмәгатьчесе Гөлшат Сафинаның темасы да аерым очрашу оештырып, тагын да зур аудиториягә җиткерерлек. «Балаларны мактарга ярыймы? Яшүсмерләргә ничек терәк булырга?» Гөлшат Сафина шушы сорауларны очрашуда катнашучы әниләргә бирде. Гомумән, аның чыгышы әниләр белән аралашуга корылган иде. Тема актуаль. Һаман да шул балык башы, гаилә белән утырып ашарга да вакыт табып булмый торган заманда, без үз балаларыбызны мактарга өлгерәбезме соң? «Сез дә мактамасагыз, сезнең балаларны кем мактар соң? Сез хөрмәт итмәгән баланы башкалар ничек хөрмәт итсен?» – дип күңелләрне айкады психолог.
Ул үсмерләрнең ата-анадан аерылу процессының үзенчәлекләрен дә аңлатты. «Балаларның 12-13 яшьтә сезне авторитет буларак кабул итми башлауларына әзер торыгыз һәм сабыр булыгыз. «Без мондый идек, без тегеләй эшли идек», – дип чагыштырулар да файдасыз, чөнки алар – яңа чор балалары», – диде Гөлшат Сафина. Әниләр, дәү әниләр аның сүзләрен блокнотка теркәп барды. Алар мондый очрашуларның кыйммәтен чын мәгънәсендә аңлый, дигән сүз бу.
Өйдә татарча аралашу
Очрашуда күтәрелгән тагын бер тема – милләтебез киләчәге. Ә татар милләтенең хәзерге көндә төп проблемасы – яшь буынның туган телне оныта баруы. Ни кызганыч, бу – факт. Хәзер инде шәһәрләрдә генә түгел, хәтта авылларда да балалар русча сөйләшә. Әле рус сөйләменә дә аңлашылмый торган сүзләр кыстыра. Очрашу башланганчы да әниләр балаларына туган телне өйрәтү буенча төрле лайфхаклар белән уртаклашты. Әлеге проблемага кайсы яктан гына килеп карасак та, туган телне өйрәтүче төп кешеләр ул – әти-әниләр, әби-бабайлар.
Яшь әни, татар җәмәгатьчесе Альбина Юнысбаева чыгышында да әлеге фикер кызыл җеп булып үрелеп барды. Ул үз гаиләләре мисалында зур шәһәрдә кызын туган телгә өйрәтүе турында сөйләде. Татар җанлы әти-әниләр балаларын нәкъ Альбина шикелле тәрбиялидер. Өйдә татарча гына аралашу, татарча сөйләшүче уенчыклар алу, китаплар уку, мультфильмнар карау... Шөкер, теләгән кешегә мөмкинлекләр бар. Ләкин яшь әнине дә балалар бакчасында, мәктәптә татар мохитенең югалуы борчый. Һәм монда инде бөтен авырлыкны гаиләгә генә аударып калдыру дөрес булмый. Нәтиҗәдә, җавап табып бетерә алмаслык сораулар чылбыры барлыкка килә. Очрашуда да шулай булды. Бу тема да әниләрдә зур кызыксыну уятып, аның актуальлеген тагын бер кат раслады.
Заманча әни булу, шул ук вакытта татар телен, гореф-гадәтләребезне, халкыбызның рухын саклап калу – осталык. Бу осталык күп көч, вакыт һәм энергия сорый.
Бер зур тарихның ике ярын тоташтыручы күпергә әйләнгән әлеге чараны оештыруга алынган Гөлшат Сафина белән Динара Әхмәт – кыенлыкларга каршы торырга, катлаулы процесслар белән идарә итәргә һәм эшләрне тиешле нәтиҗәгә китерергә күнеккән кешеләр. Әгәр алар бу күперне төзүне үз өсләренә алган икән, димәк, ул ныклы, ышанычлы булачак һәм хатын-кызны нәкъ теләгән урынга алып барачак.