Добавить новость
Все города России от А до Я

Russian.Cityместные городские новости из регионов России 24/7 на русском +

Новое

Бурятия татарлары Төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы 20 еллыгын бәйрәм итә

Intertat.ru
84

Бурятия татарлары Төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы 20 еллыгын бәйрәм итә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында язалар.

Бурятия Республикасы татарлары төбәк милли-мәдәни мөхтәрияты иҗтимагый оешмасының 20 еллыгы һәм «Байкал-Идел» бию мәктәбенең 15 еллыгына багышланган концертта Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев активистларны тәбрикләде.

Тамашада Татарстан Республикасының сәнгать осталары, шулай ук Бурятиянең иҗат коллективлары катнашты.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен быел үзенең 20 еллык юбилеен билгеләүче Бурятия Республикасы татарлары Төбәк милли-мәдәни мөхтәрияты иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Иҗтимагый оешмага Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус бүләкләре – татар телендә матур әдәбият китаплары тапшырылды. Быел үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтүче «Байкал-Идел» бию мәктәбенә Бөтендөнья татар конгрессы милли костюмнар бүләк итте.

Бурятия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Бурятия Республикасы татарлары Төбәк милли-мәдәни мохтариятенең мәдәният буенча комитеты рәисе, быел үзенең күркәм юбилеен – 70 яшен билгеләп үтүче Виктор Михайлов, Бурятия татарлары Төбәк милли-мәдәни мохтариятенең актив әгъзасы, «Байкал-Идел» бию мәктәбе җитәкчесе Татьяна Вәлиева Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.

Бурятия татарлары Төбәк милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы Советы рәисе, Бурятия Республикасының «Россия халыклары Ассамблеясе» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге рәисе Саҗидә Баталова, Бурятия Республикасы Халык Хуралы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе һәм Дәүләт төзелеше, җирле үзидарә, законлылык һәм дәүләт хезмәте мәсьәләләре комитеты әгъзасы Максим Исмәгыйлев, Бурятия Республикасы Усть-Кяхта авылы «Алмагачлар» Татар мәдәнияте үзәге директоры Әлфия Рәхмәтуллина, Бурятия татарлары Төбәк милли-мәдәни мохтарияте матбугат сәркатибе, иҗтимагый оешманың «Тамырлар» татар яшьләре үзәге рәисе Нәзилә Янькова, Бурятия татарлары Төбәк милли-мәдәни мохтариятенең Халык остасы Фәния Гәрәева, «Лаккитон» вокал-эстрада төркеме, Бурятия Республикасы Харашибирь авылы «Шатлык» татар иҗат төркеме җитәкчесе Елена Гарипова Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, диелә бу хәбәрдә.

Все новости Улан-Удэ на сегодня




Moscow.media

Персональные новости

Другие новости Улан-Удэ

Спорт в Бурятии

Весь спорт в России и в мире



Новости тенниса


Частные объявления в Улан-Удэ и в Бурятии



Авто в Бурятии

Новости от партнёров в Улан-Удэ


Коронавирус в Бурятии

Экология в Бурятии
Новости тенниса

Другие города России




Ria.City — новый бренд от федеральной интернет-платформы Russia24.pro (в содружестве с сайтом Smi24.net) – мгновенная публикация новостей в Улан-Удэ и в любом городе, онлайн, бесплатно, 24/7 при участии RSS.plus.

Ria.City (Города России) — технологичный агрегатор региональных новостей России в адаптивном календарном формате на основе новейшей авторской информационно-поисковой системы SMI24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора, тематического таргетинга и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public.

Ria.City — ваши оперативные новости, частные объявления, работа, знакомства, аренда и другое инфо онлайн 24/7, посуточно в любом уголке России, в том числе в Улан-Удэ сегодня и сейчас совместно с уже популярными проектами Moscow.Media, News-life.pro, SportsWeek.org, Life24.pro и др. Присоединяйтесь к нам онлайн в России, в Украине, в Беларуси, в Абхазии, в мире.

Опубликовать свою новость в Улан-Удэ можно мгновенно — здесь.


Все города России от А до Я




















Другие новости сегодня




Светские новости (слухи, сплетни, сарафанное радио, шоу-бизнес, рейтинги)