Добавить новость
Все города России от А до Я

Russian.Cityместные городские новости из регионов России 24/7 на русском +

Новое

«Муса Җәлил безнең күңелләрдә…» - Ульяновск өлкәсендә Җәлилне искә алдылар

Intertat.ru
151

Ульяновск өлкәсенең Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбендә ана (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган иде. 1-11 класс укучылары өчен «Муса Җәлил безнең күңелләрдә…» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында әлеге чара турында чыккан язманы тәкъдим итәбез.

Мәктәпнең татар, рус теле укытучылары Н.Р.Ягудина һәм С.А.Рафикова балаларны бәйрәм белән котладылар. Аннары 9А классы укучысы Х.Ягудина «Без – татарлар» шигырен сәнгатьле итеп сөйләде.

Әлеге чара татар теле һәм әдәбияты укытучылары Н.Р.Ягудина, Н.Х.Темербулатова, музыка укытучысы Х.Г.Мавлютова, педагог-китапханәче А.Х.Сөләйманова, рус теле һәм әдәбияты, башлангыч класс укытучылары, мәктәп укучылары, «Созвездие» мәдәни-күңел ачу үзәге вәкилләре Г.И.Ягудина, Р.К.Сөләйманова, Зур Чирекле авылының модельле китапханәсе мөдире Г.А.Бирюкова тарафыннан әзерләнгән.

Кичәдә мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Г.Р.Гафарова катнашты. Ул укытучылар белән укучыларны сәламләп, чараны ачык дип игълан итте.

Муса Җәлил – бөек татар шагыйре. Ул күпмилләтле әдәбиятыбызның бердәнбер вәкиле буларак, берүк вакытта хөкүмәтнең ике зур бүләгенә лаек. Бөек Ватан сугышы вакытында батырлык, кыюлык үрнәге өчен – Советлар Союзы Герое исеменә, «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен Ленин премиясенә лаек. Әдипкә ике бүләк тә үлгәннән соң бирелә.

Балалар «Шагыйрьнең үлемсезлеге» дип аталган видеофильмны зур кызыксыну белән карадылар. Анда танылган язучы, «Өзелгән җыр» китабы авторы Рафаэль Мостафин әдипнең тормыш юлы турында сөйли.

Аннары ана теле һәм әдәбияты укытучысы Н.Р.Ягудина милләтебез тарихында тирән эз калдырган Җәлилнең батырлыгы һәм ныклыгы хакында җиткерде. Педагог-китапханәче А.Х.Сөләйманова әдип иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсен тәкъдим итте. ИЗО укытучысы Г.Җ.Мунзафарова рәсемнәр күргәзмәсе белән таныштырып үтте.

Укучылар Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» пьесасыннан өзекне сәхнәләштерделәр. 6-8 класс укучылары башкаруында яңгыраган «Солдатлар», «Сине көтәм», «Төрмәдә төш» (М.Җәлил сүзләре) җырлары беркемне дә битараф калдырмады. 5А классы укучылары тырышлыгы белән – «Кызыл ромашка», 6А классы балалары көче белән «Яшь ана» шигыре сәхнәләштерелде.

Муса Җәлил исеме Туймазы шәһәре белән тыгыз бәйләнгән. 11 класс укучысы Камилә Рафикова әнә шул хакта сөйләде. 5А классы малайлары һәм кызлары «Вәхшәт» шигырен күңел төпкелләренә үтеп керерлек итеп яңгыраттылар.

«Моабит дәфтәрләре» фильмыннан фрагмент татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.Х.Темербулатованың чыгышы белән бергә үрелеп барды. Шулай ук башлангыч класс укучылары да кичәдә актив катнашты. Алар Җәлилнең «Күке», «Куян», «Әтәч», «Бүреләр», «Карак песи», «Ышанма» һ.б. шигырьләрен татар һәм рус телләрендә оста сөйләделәр. Аннары балалар әдип әсәрләре буенча әзерләнгән викторинада үзләренең белемнәрен сынап карады.

Әдәби-музыкаль кичәнең ахырында укучылар «Ана бәйрәме», «Сандугач», «Кызыл ромашка», «Бәхет», «Кыңгырау», «Соңгы җыр» һәм «Җырларым» шигырьләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмны карадылар.

Мәктәп укучылары әлеге чара барышында татар әдәбияты, аерым алганда патриот-шагыйребез иҗаты буенча тирән белемгә ия булуларын күрсәттеләр. Кичәдә катнашучы ата-аналар, авылдашлар һәм хөрмәтле кунаклар аларның чыгышларын көчле алкышларга күмде.

Без мәктәп укучыларына белем һәм тәрбия бирүче укытучыларга рәхмәтле булырга тиеш. Нәкъ менә аларның тырышлыгы аркасында балаларыбыз үзләренең туган телен, газиз ана телен онытмыйлар. Чынлап та, дөньяда күпме генә телләр булса да, ана теле һәм әдәбияты иң кадерлесе, иң якыны бит, ул халкыбызның мәдәнияте, менталитеты, традицияләре белән тарихы сагында тора, дип яза Нәсиха Ягудина, Зур Чирекле урта мәктәбе ана (татар) теле укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе.

Чыганак: Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы

Все новости Ульяновска на сегодня




Moscow.media

Персональные новости

Другие новости Ульяновска

Спорт в Ульяновской области

Весь спорт в России и в мире



Новости тенниса


Частные объявления в Ульяновске и в Ульяновской области



Авто в Ульяновской области

Новости от партнёров в Ульяновске


Коронавирус в Ульяновской области

Экология в Ульяновской области
Спорт в Ульяновской области

Другие города России




Ria.City — новый бренд от федеральной интернет-платформы Russia24.pro (в содружестве с сайтом Smi24.net) – мгновенная публикация новостей в Ульяновске и в любом городе, онлайн, бесплатно, 24/7 при участии RSS.plus.

Ria.City (Города России) — технологичный агрегатор региональных новостей России в адаптивном календарном формате на основе новейшей авторской информационно-поисковой системы SMI24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора, тематического таргетинга и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public.

Ria.City — ваши оперативные новости, частные объявления, работа, знакомства, аренда и другое инфо онлайн 24/7, посуточно в любом уголке России, в том числе в Ульяновске сегодня и сейчас совместно с уже популярными проектами Moscow.Media, News-life.pro, SportsWeek.org, Life24.pro и др. Присоединяйтесь к нам онлайн в России, в Украине, в Беларуси, в Абхазии, в мире.

Опубликовать свою новость в Ульяновске можно мгновенно — здесь.


Все города России от А до Я




















Другие новости сегодня




Светские новости (слухи, сплетни, сарафанное радио, шоу-бизнес, рейтинги)