«Соңгы кыңгырау»да сыйныфташының муенын кисәргә маташкан үсмерне кулга алганнар
Волгоград өлкәсендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә сыйныфташ кызына пычак кадаган 17 яшьлек үсмерне ике айга тоткарлаганнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Үсмер суд-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Тикшерү эшләре бара.
Фаҗига 23 майда Иловля бистәсендә була. Үсмер линейкада басып торучы кызга һөҗүм итә һәм муенын кисәргә маташа. Аңа сыйныфташын үтерергә башка бер малай комачаулаган. Бу малай пычакның йөзен башка якка юнәлтә алган. Кыз исән, аның муены яраланган.
Башка балалар һөҗүм итүче үсмерне тыныч иде дип сөйли. Алар бу хәлнең килеп чыгуына аптырый, диелә бу хәбәрдә.